news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себердә иң зур чәкчәкне Омск шәһәрендә пешерәчәкләр

Аны бүген узачак "Печән базары" фестивалендә әзерләячәкләр.

Себердә иң зур чәкчәкне Омск шәһәрендә пешерәчәкләр
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Себердә иң зур чәкчәкне Омск шәһәрендә бүген узачак "Печән базары" заманча мәдәният фестивалендә пешерәчәкләр. Бу хакта Омск шәһәре администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хакта "Национальный акцент" сайты яза. 

Зур сыйдан тыш, кунакларны этник мода, традицион ярминкә, хатын-кыз баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар, гастрономик мастер-класслар, татар тарихы турында лекцияләр көтә.

"Татар мәдәнияте - бик матур һәм колоритлы, дип билгеләп үтте "Заман" татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова. - Ләкин без бүген мәдәни кодның заманча чагылышын күрсәтүгә игътибарны җәлеп итәргә телибез. Безгә килгән һәр кунак татарларның мәдәнияте һәм теле белән таныша ала, милли сәнгать төрләреннән нинди дә булса яңа әйбер табачак". 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100