Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Себердәге татарлар туган телдә чыгучы газета-журналларга ихтыяҗ барлыгын әйтте
Елена Сафиуллина Томск өлкәсендә элек татар телендә чыккан радиотапшыру һәм газетаның рейтингы югары булуын искә алды.
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Томск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге методисты Елена Сафиуллина Себер татарларының туган телдә чыккан газета-журналларга ихтыяҗ барлыгын белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Радиотапшыруның да, татарча газетаның элек рейтингы бик югары иде. Себер татарлары аларны бик көтеп алды. Хәзерге вакытта татар телендәге газетаны Себердәге Татар автономиясе чыгара. Әмма татар газета-журналларына ихтыяҗ зур. Алар халыкка бик кирәк”, - диде ул.
“Мин 2000 елда Томск өлкәсенең дәүләт радиосында татар телендә “Исәнмесез, күршеләр” дигән тапшыру эшләдем. Бервакыт, яһүд кешесе миңа тәкъдим белән чыкты. Шулай итеп, мин шушы тапшыруны газета форматында да чыгара башладым”, - диде методист.
Елена Сафиуллина, тапшыруны әзерләгән вакытта, Себернең төрле төбәкләренә барып мәгълүмат туплаган булган. “Тапшыру 50 минут бара иде. Ул ике өлештән торды: беренчесендә әңгәмәләр, мөгаллим һәм белгечләр белән очрашулардан өзекләр булса, икенчесендә билгеле бер темага багышланган диалоглар”, - диде ул.
Елена Сафиуллина сүзләренчә, радиода чыккан материаллар бер ел дәвамында газетада бастырылып барган. “Барысы да Америкадагы яһүд җәмәгатьчелеге бүлеп биргән грант исәбенә чыкты. “Соседи” – “Күршеләр” газетасының тиражы 500 данә иде”, - диде ул.
“Бервакыт, Абытай авылында җыелыш булды. Мин авыл халкын әлеге газета белән таныштырдым. Шуны ишетүгә, бар халык газета артыннан йөгерде, залда бер кеше дә калмады, чөнки татар телендә башка бер генә дә нәшер ителгән матбугат чарасы юк иде”, - дип искә алды методист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз