news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Себер йолдызы –2010” һәм “Татар егете-2010” бәйгеләренең ярымфиналы булып үтте
Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкчелегендәге өлкә татарлары Конгрессы әзерләп үткәрә торган “Себер йолдызы-2010” һәм Татар егете-2010” бәйгеләренең ярымфиналы үтте
Скопировать ссылку
(Төмән, 10 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Узган ял көннәрендә Төмән шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкчелегендәге өлкә татарлары Конгрессы әзерләп үткәрә торган “Себер йолдызы-2010” һәм Татар егете-2010” бәйгеләренең ярымфиналы булып үтте.
Ике көн дәвамында барган бу чарада район һәм шәһәр бәйгеләрендә җиңеп чыккан кызлар һәм егетләр катнашты, финалга 10 кыз һәм 10 егет сайланылып алынды.
Яшьләр җыр һәм биюгә булган сәләтләрен, үз куллары белән эшләгән кулланма сәнгать әсәрләрен, чигү эшләрен, музыка коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Әмма ләкин, элеккеләрендәге кебек, быелгы бәйгедә катнашучылар арасында да туган телне белүчеләр аз иде, жюри әгъзалары да катнашучыларга сорауларын күбрәк рус телендә бирергә мәҗбүр булды.
Бәйгенең финалы 26 нчы мартта Төмән шәһәренең цирк бинасында үткәреләчәк.
Аңа кадәр бәйгедә катнашучылар белән проектның психологы Гөлнара Насыйрова, имиджмейкер Вәлимә Ташкалова, туган тел белгечләре һәм башка белгечләр әзерлек эшләре алып барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot