news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер йолдызларына Вил Усманов бәя бирәчәк

Новосибирск каласында IX Төбәкара “Себер йолдызлары” фестиваль-конкурсы уздырыла.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 9 апрель көнне Новосибирск каласында IX Төбәкара “Себер йолдызлары” фестиваль-конкурсы узачак. Анда 200 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Себер татар үзәге җитәкчесе Роза Тихомирова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, фестиваль-конкурска Томск, Омск, Красноярск, Иркутск, Казахстанның ике каласыннан һ.б. шәһәрләрдән киләчәкләр.

“Фестивальдә жанрлар буенча төрлелек киң. Катнашучылар җыр һәм биюдә, нәфис сүздә, музыка уен коралларында уйнау буенча иҗади көч сынашачак. Аларны яшь ягыннан да бүлеп бәяләячәкләр. Иң кечкенә катнашучыларыбызга 3 яшь, алар Томск каласыннан килә”,- диде үзәк рәисе.

Жюрига килгәндә, бәйгедә катнашучыларга Татарстанның атказанган артисты, композитор Вил Усманов бәя бирәчәк. Моннан тыш, Семей шәһәре татар мәдәният үзәге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Габдулхак Ахунҗанов һ.б. танылган шәхесләр җиңүчеләрне сайлап алачак.

“Катнашучыларның шактые вокал жанрында чыгыш ясый. Без аларга күбрәк борынгы, озын көйләрне җырларга киңәш итәбез. Андый җырлар башкара алмаучылар эстрада җырларын тәкъдим итә. Безнең якта яшәүче татарларга Казан татарлары сөйләмен аңлавы бик кыен. Кайчагында мин үзем дә Казан татарлары сөйләмен яхшылап аңлап бетерә алмыйм. Шулай да катнашучылар бик тырыша”, - диде Роза Тихомирова.

Конкурс булгач, билгеле инде, бүләкләрсез дә булмый. “Себер йолдызлары”нда җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм кубоклар бүләк ителәчәк. “Әлегә төгәл генә нинди бүләкләр алачагыбызны әйтә алмыйм. Әмма алар истәлеккә кала торган һәм файдалы булачак”, - диде үзәк җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100