news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Себер йолдызлары» фестивале талантларны җыя

Бәйге татар милли үзәге, Новосибирск мэриясе, мәдәният министрлыгы һәм милли-мәдәни мөхтәрият белән берлектә, 10нчы тапкыр оештырыла.

«Себер йолдызлары» фестивале талантларны җыя
tatar-congress.org

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 13-14 нче апрельдә Новосибирск шәһәрендә «Себер йолдызлары» исемле халыкара татар мәдәнияте фестивале уза. Ул татар милли үзәге, Новосибирск мэриясе, мәдәният министрлыгы һәм милли-мәдәни мөхтәрият белән берлектә, 10нчы тапкыр оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгерссының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Конкурс-фестивальгә әлеге төбәкнең иҗат коллективлары, солистлар чакырыла. Бәйге 4 номинация буенча уза:

вокал-соло (дуэт), ансамбль, хор белән җырлау
бию-соло (дуэт), төркем белән бию
инструменталь музыка — соло (дуэт), ансамбль, оркестр
нәфис сүз

1нче тур урыннарда үткәрелә.

2нче тур 2019 елның 13 апрелендә Новосибирск шәһәрендәге Г. Заволокин исемендәге мәдәният йортында 10-18 сәгатькә кадәр узачак. 14 апрельдә М. Горкий исемендәге мәдәният йортында 10-12 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Гала-концерт 14 апрельдә (14-16 сәгать) шулай ук М. Горкий исемендәге мәдәният йортында оештырыла. Контакт өчен телефоннар: 8(383) 278-33-22, ravza@ngs.ru Cораулар белән Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100