news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер территориясендәге барсларны санаячаклар

Дөньякүләм кыргый табигать фонды быел алар яшәгән территорияләрнең иң зур өлешен тикшерәчәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бурятия, Алтай һәм Тувада барслар (ирбис, чуар юлбарыс) һәм кыргый кәҗәләрне санаячаклар, дип яза “Известия”. Соңгыларын барслар аулый. Дөньякүләм кыргый табигать фонды быел кызыл китапка кертелгән бу хайваннар яшәгән рекордлы мәйданны тикшерергә тели.

Максат – ирбисның төгәл санын билгеләү, нинди хәлдә яшәүләрен күрү. Тикшеренү нигезендә алар бу сирәк очрый торган хайваннарны саклау чараларын яхшыртырга уйлый. Март ахырына барлык территориядән мәгълүмат җыелып алынырга тиеш, ә нәтиҗәләрне апрельдә хәбәр итәчәкләр.

Шул ук вакытта, ИА FlashSiberia мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, барсларга иң зур куркыныч браконьерлардан яный. Еш кына бу ерткычлар кечкенә Кабарга боланына куелган ауга эләгә. Дөньякүләм кыргый табигать фонды мәгълүматларына караганда, соңгы 16 елда барслар саны 20 процентка кимегән. Россиядә аларның саны тотрыклы - 70-90 зат.

Ил белгечләре планетадагы иң зур песи тормышын өйрәнүгә дә зур игътибар бирә. Ул барсларның бер төре. “Известия” язганча, алар иң күбе Алтайда яши. Биредә аларны махсус GPS фотоаулар ярдәмендә күзәтәләр. Биосфера тыюлыгында куелган бу җайланмалар сурәткә эләккән кыргый песи фотоларын җибәреп бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100