Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Себер татары шагыйрәсе Казанда үзенең китабын чыгарырга ниятли
Шигъри җыентык агымдагы елның көз аенда нәшер ителергә мөмкин.
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Себер татарлары арасында танылган шагыйрә Руфания Закированың яңа китабы Казанда чыгарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Татар мәдәнияте үзәге методисты Елена Сафиуллина хәбәр итте.
“Бездә татар телендә шигырь язучылар да бар. Аларның җыентыкларын Казанда бастырып чыгарып, Казанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларга таратырга исәбебез бар. Мөмкинлек булса, көз аенда без аларны Казанга алып киләчәкбез. Шагыйрьләрнең берсе – Руфания Закирова”, - диде ул.
“Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев безгә Милли үсеш стратегиясен төзергә килде һәм мин шунда Руфания апаның шигырьләрен күрсәттем. Насыйп булса, аның өченче җыентыгы да дөнья күрер”, - дип сөйләде методист.
“Руфания апаның шигырьләре башка беркемнекенә дә охшамаган. Ул Томск татарлары өчен юаныч булып тора. Ул татар һәм рус телләрендә иркен яза”, - диде Елена Сафиуллина.
- Руфания Закированың 2007 һәм 2014 елларда шигырь җыентыклары дөнья күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз