Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Себер татары Мөнирә Сәгыйдуллина: Мин татарларны бүлгәләүгә каршы
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Мәдәни җомга» газетасының җаваплы сәркатибе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина татарларны бүлгәләү хилафлык китерүен әйтте.
«Татарларны бүлгәләү хилафлык китерә. Мин моңа каршы. Һәр татарны ничек бар, шулай итеп кабул итәргә кирәк. Мин үзем – Себер татары, мин моны яшермим. Мин Себердә туып кына үсмәгән, мин Себер татары булып туганмын да. Мин моның белән горурланам. Себер татары, Кырым татары, Әстерхан татары дигәч, безгә гомерлеккә «татар» дигән ярлык эленгән. Без аннан беркая да китә алмыйбыз. Без гомер буе татар булып гомер кичерергә әзер булырга тиеш», – диде журналист.
Мөнирә Сәгыйдуллинадан халык санын алу вакытында 6 мең кеше үзен Себер татары дип яздыруы турынада да фикерен әйтте.
«Себер татарларының үзләрен дөньяга таныттырасы килә. Бунт дип әйтәсем килми. Менә җан әрнегәндә, ниндидер тавыш чыгару бар бит. Халык санын алудагы саннар да Себер татарларының «безне ничек бар, шулай кабул итегез» дип әйтүләре», – диде ул.
Себер татарларының киләчәккә өметләре кими баруын да әйтеп узды ул. «Сине халык буларак кабул итмәсәләр, аяк астына салып таптау килеп чыга. Мин аны шулайрак кабул итәм. Киләчәктә ничек булыр, фаразлау кыен. Халыкта ышаныч кими бара.
Мин үзем дә млли юнәлештә күп нәрсәне иртәгәгә калдырмаска тырышам, чөнки иртәгәгә калдырсам, минем мөмкинлекләремне бөтенләй ябып куюлары бар. Себер татарлары да шулай. Бүген бер адым ясарга мөмкинлек бар икән, алар аны ясый. Бу – Себернең кырыс табигате белән дә аңлатыла: я син эшләп каласың, я мөмкинлегең булмый», – диде ул туры эфирда барган әңгәмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз