news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Себер татары Фәрит Корманов: Җанисәптә үземне татар дип яздырам

Ул татар телен өч сыйныф кына укыганын, рус мәктәбендә белем алганын, әдәби телне Татарстан ягына йөреп өйрәнгәне турында әйтте.

Себер татары Фәрит Корманов: Җанисәптә үземне татар дип яздырам
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов җанисәптә үзен татар дип яздырачагын әйтте.

«Себер татарларының җанисәптә кем булып язылганнарын әйтә алмыйм. Һәркемнең үз фикере. Мин „шулай языл“ дип, агитация үткәрә алмыйм. Әти-әнием дә себер татары дип язылырга мөмкин, үзем татар дип язылам, чөнки кырым, себер татарымы — татар дигән сүзе бар. Татарлыкта бердәмлек», — дип әйтте «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фәрит Корманов әйтүенчә, «иң мөһиме татар рус дип язылмасын, менә шундый бурыч». «Балалардан, нинди телне беләсең дип, кереп сорарга мөмкиннәр бит. Рус телен дисә, рус дип язалар бит аны, әти- әнисе татар булса да. Шунысыннан куркырга кирәк», — диде.

Ул себер һәм казан татарлары сөйләшләре бер-берсеннән аерылса да, аларның дус яшәүләрен әйтте. «Төмәндә казан татарлары да яши, бер себер татарына да бармак төртеп, „син ят кеше“ дип әйткәннәре юк», — диде.

Фәрит Корманов татар телен өч сыйныф кына укыганын, рус мәктәбендә белем алганын, әдәби телне Татарстан ягына йөреп өйрәнгәне турында әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot