Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Себер татарларының туй җырлары тупланган җыентык басылып чыккан
Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» дип аталган китабының презентациясе 12 майда үтәчәк.
Татар этномузыкологиясендә себер татарларының туй җырларына багышланган беренче җыентык басылып чыккан.
Танылган этномузыколог Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» дип аталган китабы презентациясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында 12 майда үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Җыентыкка себер татарларының туй фольклоры үрнәге булган 88 җыр ноталары белән бергә урнаштырылган. Автор җырларны 1968-1977 елларда Омск, Төмән, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләрендә үткәрелгән экспедицияләрендә җыйган.
Җырларның күп өлеше йола фольклорының инде онытылып беткән өлешен тәшкил итә. Кияү егетләренең «Кияү типсәү» һәм кыз озатучыларның «Күч җыры» шундыйлардан. Ноталы җырларның икенче бер өлеше – туй табыны җырлары.
Һәр җырга авторның шәрехләмәсе бирелгән. Җыентыкка Илгиз Кадыйровның фәнни мәкаләләре дә урнаштырылган. Алар себер татарларының фольклор җырларына багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз