news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарларының әкиятләре Татар китабы йортында яңгыраячак

Себер татарларының әкиятләре Татар китабы йортында яңгыраячак
Владимир Васильев/архив

3 июньдә 17.00 сәгатьтә себер татарларының «Тимур батыр» циклына тупланган әкиятләре Милли музыка оркестры квинтеты катнашында Татар китабы йортында укылачак. Кичәдә Себер татарларының йолалары һәм ышанулары турында да сөйләячәкләр.

«Татар халкының бер өлеше булган себер татарларының әкиятләренә үзгә төрле тылсым хас. Аларны туплау һәм өйрәнү эше дәвам итә. Педагог Земфира Шәрипова җирле фольклорны туплау белән даими шөгыльләнә. «Тимур батыр» циклына кергән әкиятләр себер татарлары сөйләшендә һәм рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Кичәдә әкиятләрне Земфира ханым һәм КФУ студенты Рөстәм Төхвәтуллин укыячак», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее.

Һәр әкият яшь композитор Айдар Ниязовның милли музыка оркестры квинтеты башкарган көйләр белән баетылган. Әкиятләргә иллюстрацияләрне Тубыл рәссамы Анна Андреева ясаган, диелә хәбәрдә.

Кичәнең икенче өлешендә кунакларга себерчә артыш чәе тәкъдим ителәчәк. Земфира Шәрипова һәм Айдар Ниязов себер татарларының йолалары, җыр һәм бию традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләячәк. Кунакларга себерчә уеннар да вәгъдә ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100