news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарларының "Сандугач" ансамбле Бөтендөнья татар конгрессында җыр-моң таратты

Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәреннән килгән милләттәшләребез Арчада концерт куячак.

Себер татарларының "Сандугач" ансамбле Бөтендөнья татар конгрессында җыр-моң таратты
Рамил Гали

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сандугач керде күңелгә... Шулай дип җырлады бүген Төмән өлкәсе Ялутор шәһәреннән Казанга кунакка килгән “Сандугач” халык ансамбле җырчылары. Ансамбльдәге себер татарлары белән очрашу Бөтендөнья татар конгрессында узды. Аны конгресс Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров үткәрде. Очрашуда, шулай ук, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, себер татарлары делегациясе җитәкчесе Зөһрә Кожевникова, Төмән өлкәсе “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов катнашты.

Данис Шакиров журналистларга “Сандугач” ансамбле вәкилләренең кичә көне буе Казанда тарихи урыннарны карап йөргәннәрен билгеләп узды. Иртәгә Арча районы Кушлавыч, Кырлай авылларына барып, Арча халкы өчен концерт куярга җыеналар. 27 гыйнвар көнне Казанның 1000 еллык музеена, тарихи биналарга алып бару ниятләнә. “Сандугач” ансамблен Төмәндә генә түгел, Казанда да беләләр, аларның инде исемнәре бар. Һәрдаим үзләре дә гастрольләрдә җыр-моңнарын таратып, халкыбызга хезмәт итәләр. Мондагы мохит белән рухланып кайтып китеп, милләттәшләребезгә хезмәт итәрләр дип өметләнәбез”, – дип белдерде ул.

“Сандугач”ларның җитәкчесе Зөһрә Кожевникова милли-мәдәният үзәгеннән дә ансамбльнең Татарстанга сәяхәтләре хуплануын әйтте. “Шөкер, Төмән өлкәсенең милләт эшләре буенча комитеты тарафыннан комачаулык, киртә сизелми, киресенчә, ярдәм итәләр. Коллективның былтыр билгеләп үтелгән 25 еллык юбилее уңаеннан бу үзенә күрә бүләк булды. Безнең Казанга киләсебез бик килде. Поездда икенче каттагы урыннар эләкте, әмма өченче катка да менәргә риза идек”, – дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, поездда юлда ук пассажирларны шаккаттырып, алар җырларны кабатлап килгән. Арчадагы концертка алар 19 җыр әзерләгән.

Зөһрә Кожевникова милли мәдәният үзәгенең татар бүлегендә эшләүләрен әйтте. “2008 елдан бирле татар халык мирасының “Искер җыен” халыкара фестивалендә катнашып киләбез. 2009 елда “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивалендә икенче урынны алдык. Былтыр Йошкар Олада, Пермьдә, 2008 елда Казахстанда булдык. 2013 елда федераль Сабан туенда катнаштык, анда милли утар ясадык. Рөстәм Миңнеханов шунда кереп, кирпеч сугуларны, чалгы янауларны карап йөрде”, – дип хатирәләрен яңартты Зөһрә ханым. Ансамбль репертуарында 80 гә якын җыр бар. Нигездә себер татарларының фольклоры урын алган. Апалар баянга да, гармунга да җырлый. Аккомпаниаторлары рус милләтеннән Надежда Мальцева, күрү сәләте бик начар булуга карамастан, ул ансамбльдә инде 1994 елдан. Бүген очрашу барышында башкарылган җырларның һәркайсына ул кушылып җырлады.

“Костюмнарны үз тырышлыгыбыз белән тектердек. Фасоннарын да үзем уйлап чыгардым. Өч төрле костюмыбыз бар. Аларны себер татарларына хас үсемлек бизәкләрен кертеп тектердек”, – дип сөйләде Зөһрә Кожевникова.

Очрашу кысаларында, “Сандугач”лар “Кара урман” татар халык җырын, “Себер” гимнын, Ялутор турында автор җырын, мәхәббәт турында “Сандугач керде күңелгә” җырын, Казан турында бер җыр башкарып үтте.

Кадрия Идрисова себертатар ханымнарының бу җырларны төрле тавыш партияләренә бүлеп, оста халыкчан итеп башкаруларын билгеләп үтте. Аннан соң ул милләттәшләребезгә “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. Төмән җирлегендә “Ак калфак”ның ике оешмасы эшләвен шәрехләп үтте. 13-15 апрель аенда Казанда узачак хатын-кызлар корылтаена чакырып калды. “Без гореф-гадәтләрне, заманча милли киемнәрне кайтару юнәлешендә эшлибез. Сез менә бүген шундый матур булып милли киемнәрдән килгәнсез. Күлмәгегезгә камзулыгыз, калфагыгыз, читегегез дә килешле, бизәнү элементлары булган алкаларыгызга кадәр туры килә. Калфаклар кире кайта дип уйлыйм мин. Хәзер кайсы гына төбәккә барсак та, калфакны тегәләр дә, чигәләр дә. Элек әле бу әйберләрне кертү авыр иде. Без монда чит төбәкләрдән, илләрдән чакырып, калфак, изүләр тегәргә өйрәттек”, – дип сөйләде Кадрия Идрисова. Ул, шулай ук, ел дәвамында көтеләчәк эш планнары белән дә уртаклашты.

Очрашу азагында анда катнашучылар бүләккә китаплар алмашты. Үзләрен җылы кабул итүләре өчен себер татарлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Әйтергә кирәк, бүгенге очрашуда Ялутордан килгән кунаклар себер татарлары телендә түгел, ә татар әдәби телендә аралашты. Бу җәһәттән, себер татарлары сөйләмендә үзенчәлекләр шактый булуын билгеләп үтәргә кирәк – анда яңгырау тартыклар урынына саңгырау тартыклар кулланыла, фигыль заманнарында да аермалыклар бар. Галимнәр арасында моны аерым тел дип тә, диалект дип тә санаучылар бар. “Без монда махсус әдәби телдә сөйләштек, ә өйдә үзебезчә аралашабыз. Безгә үзебезчә сөйләм, әлбәттә, күңелгә якынрак”, – диде Зөһрә ханым “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Данис Шакиров себер татарларының килеп чыгышы буенча төрле имеш-мимешләр йөрсә дә, “Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез безнең өчен татарлар. Татар конгрессы астында без барлык таталарны берләштерәбез”, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100