news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Себер татарларының музыкаль мирасы тупланмасы дөнья күрде

Бу себер татарларының рухи мәдәни җәүһәрләрен туплаган дүртенче том.

 (Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Себер татарларының музыкаль мирасы тупланмасы дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу себер татарларының рухи мәдәни җәүһәрләрен туплаган дүртенче том. Алдагы елларда дастан, мөнәҗәтләр, йомаклар, хикәятләр, мифлар турындагы китаплар бастырылган иде.

Җыентыкның авторлары: филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, рус текстлары мөхәррире — тел белгече Бибинур Сабирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot