news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарларының да татар халкы үсеше стратегиясен төзүдә катнашу теләкләре бар

Хәзерге вакытта Төмәндә себер татарлары стратегиягә кертү буенча үзләренең фикерләрен формалаштыралар.

Себер татарларының да татар халкы үсеше стратегиясен төзүдә катнашу теләкләре бар
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Себер татарларының да татар халкы үсеше стратегиясен төзүдә катнашу теләкләре бар. Хәзерге вакытта Төмәндә себер татарлары стратегиягә кертү буенча үзләренең фикерләрен формалаштыралар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков җиткерде.

Тарих фәннәре докторы белдерүенчә, бүгенге көндә үзләрен аерым халык “Себер татары” дип санаучыларның саны зур түгел.  “Соңгы ике халыкны исәпкә алу мәгълүматларына караганда, ул шул 10 меңнән кимрәк кеше чамасы. Калганнары үзләрен себер татарлары дип беләләр, ләкин гомумтатар идентификация эчендә язалар.

Хәзер себер татарларын аеру авыр, чөнки анда катнаш никахлар да бар, безнең яклардан китүчеләр дә бар. Себер татарларының үз саны якынча 200 мең дип саныйм, бәлки бераз артыграктыр. Ләкин хәзер төгәл санап чыгарып булмый”, - дип белдерде Дамир Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100