Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Себер татарлары туристларга эчә торган су ясау ысулын күрсәтте
Каракүл авылында эчәргә яраклы су юк, шуңа биредә яшәүчеләр боз әзерли.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Большереченск районы Үләнкүл авыл җирлегендә өлкә территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннары булдыру буенча проектны чынга ашыру кысаларында туристлык маршрутын тәкъдим иттеләр.
Каракүл авылында Себер татарлары күптән инде биредәге күлдән ризык әзерләргә су алу өчен бозны файдалана. Күлгә барып, эчәр өчен боз ватып алу туристик маршрутка кергән. Авылда кое һәм суүткәргеч юк, җәй көне дә эчәргә яраклы су юк, шуңа күрә боздан эчә торган су алу традициясе һәм ысулы булып калган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Боз әзерләү өчен кулдан ясалган борынгы пычкы белән бозны кисү өчен балта белән бәке ясыйлар. Зур боз кисәкләрен кисеп, аны тимерчыбык белән тартып алалар. Бозны көзге кар катламыннан чистарталар һәм чиста бозны чаналарга төйиләр, диелгән хәбәрдә.
Биредә яшәүчеләрнең барысы да бозны үзләре әзерләми, еш кына сатып алалар. Элек бозны зур кисәкләп җәйгә әзерләгәннәр, баз казып шунда саклаганнар. Ул электр уты һәм суыткычлар булмаганда ит, сөт, каймак һәм майны саклау мөмкинлеге биргән. Хуҗа кеше бозне теләсә кайсы вакытта эретеп, чәй өчен куллана алган.
Проектны Омск өлкәсенең Төбәк татарлары милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз