news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары телендә рэп башкаручы егет радиода берүзе генә эшли

Төмән өлкәсендә яшәүче Рузил Бикинәев радио ачкан һәм Себер татарлары теленә кинофильм тәрҗемә иткән.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Себер татарлары телендә рэп башкаручы Рузил Бикинәев интернет-радио ачкан һәм анда берүзе генә эшли. Төмән өлкәсендә яшәүче бу егет “Исерек оста” дигән кинофильмны Себер татарлары теленә тәрҗемә иткән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Хәбәрдә беренче Себер татарлары рэперы Рузил Бикинәев биш ел элек татарча рэп яза башлаган, диелә. 2016 елда "Татар Радио Төмән FM" исемле интернет-радио оештырган. Ул үзе -  автор һәм алып баручы. Соңыннан Рузил ВКонтакте сайтында төркем булдырган.

"Радиода Рузил үзе генә эшли. Персонажларның тавышлары - ул Рузилнең үзгәртелгән тавышы. Тапшыруны алып баручы Мәхмүт Таштимиров тә - уйлап чыгарылган персонаж. Автор әйтүенчә, әлеге тапшыру, нигездә, Төмән өлкәсендә яшәүче Себер татарлары өчен. Ә төп максаты - кешеләрдә уңай хисләр, күтәренке кәеф булдыру. Тапшыру Себер татарлары телендә булудан тыш, җирле халыкка хас булган кабатланмас авыл юморы, сүзләр уены, гыйбәрәләр кулланылышы белән бай. Рус сүзләренең күп кулланылганы да сизелә. Моны автор яшьләрдә туган телебезнең сафлыгын саклау, телебезгә хөрмәт уяту теләге белән куллана", дип язылган әлеге хәбәрдә.

Рузил күптән түгел армиядә хезмәт итеп кайткан һәм үзенең яраткан шөгылен дәвам итә. "Рузил остазы – филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин, әнисе, туганнары ярдәме белән “Исерек оста” дигән кинофильмны Себер татарлары теленә тәрҗемә иткән", дип яза Рәүфә Кангазина.

Фильмны караганнан соң, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов егеткә уңышлар теләгән. “Себер татарлары телендәге фильмны беренче тапкыр күрүебез, моңа без бик сөенеп, яратып, бар күңел белән бирелеп карадык. Рәхмәт, Рузил, бик кирәкле, мөһим эш башкарасың. Тукталып калмыйча, бу юнәлештә эшеңне дәвам ит. Ә без синең яңа иҗат җимешләреңне көтеп калабыз, уңышлар сиңа”, - дигән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100