news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Себер татарлары теле дөньясына ишек ачылды
Кичә генә, 25 нче апрель көнне, өлкә Милли мәдәниятлар йортының “Төзүче” сараенда себер-татар телле язучылар җыелды
Скопировать ссылку
(Төмән, 26 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Себер-татар телле язучылар берлеге корылтае дип игълан ителгән чара үзенчәлекле үтте. “Төзүче” мәдәният сараеның менә бу чара үткәреләсе Офицерлар залына килеп керүгә игътибарны экрандагы “Себертатар йасыуцыларның королтайы” дигән сүзләр җәлеп иткән иде, ләкин корылтайны көтеп алып булмады.
Җыен тантаналы төстә Себер шагыйре Булат Сөләймановның сүзләренә көен Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар иҗат иткән, Себер гимнына әверелгән “Мин бер серле” җыры белән башланып китте, аны Тубылда яшәүче танылган җырчы Сәкинә Арангулова ике улы белән бергә гаҗәеп югары рух белән башкарды:
Себер, Себер!
Бер син генә җирдә
Минем мәхәббәтем яулаган...
Шуннан себер-татар телендә язылган китапларны тәкъдим итү чарасы башланып китте, аңа китап авторларын котлаулар, әдәби-музыкаль программа ялганып китте.
Бактың исә, корылтай ике сәгать элек башланып, ябык ишекләр артында үткән икән, гәрчә корылтай нәкъ менә китапларны тәкъдим итү чарасы башланып киткән сәгатьтә була дип игълан ителгән булса да.
Соңрак корылтайның яшертенрәк үтүенең сәбәбе дә ачыкланды: Себер-татар язучылар берлегенең идеясенә каршы чыгуларны булдырмый калу максаты белән шулай эшләнгән икән.
Бигайбә! Болай да бар нәрсә дә аңлашылды, чөнки бу оешманың себер-татар телен торгызу, аның норматив грамматикасын булдыру, бу телдә әдәби әсәрләр иҗат итү, китаплар бастырып чыгару максаты белән оешуы беркем өчен дә сер түгел иде. Каршы чыгучы булмады, һәркемгә үз ана теленең никадәр газиз булуын, аны сакларга кирәк булуын аңламаган кеше булмагандыр.
Тәкъдим ителгән беренче китап Төмән дәүләт университетының гомуми тел гыйлеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллинның “Сибирско-татарско-русский словарь” китабы иде.
Сүзлеккә Тубыл-Иртеш бассейнында яшәүче себер татарлары сөйләменнән 15 мең сүз кергән. Бу сөйләмдә сөйләшүчеләр себер татарларының күпчелеген тәшкил итә, шунлыктан норматив грамматикага нигез итеп шушы сөйләм алыначак, дип аңлатты Максим Сәгыйдуллин. Дөрес, телнең барлык байлыгын да үз эченә алмаган бу сүзлек, дип тә искәртте автор.
Икенче китап – Клара Кучковскаяның “Әйткем киләте” дип аталган шигырьләр җыентыгы. Китапка кергән 100 гә якын шигырьның барсы да себер-татар телендә язылган. “Клара Кучковская - тирән фикерле, бай хисле язучы, аның әсәрләре юмор, ирония белән сугарылган, әмма аның ирониясендә мыскыллау төсмере юк, автор өчен ирония аның идеяләрен ачып бирү чарасы булып тора, дип аңлатты китапның мөхәррире Максим Сәгыйдуллин. Клара Кучковскаяның татар дөньясы тарихында себер-татар телендә беренче булып чыккан “Әйткем киләте” китабы аеруча сөендерде җыенда катнашучыларны, киләчәккә өмет уты булып ялкынландырды аларның күңелләрен. Бишек җырыдай яңгырады бу китаптан шигырь сүзләре:
Моңно йыр итеп эшетәм
Күңелемтәге сагышны,
Пәгетле пы тип осатам
Оцоп парган әр кошно –
Моңлы җыр итеп ишетәм
Күңелемдәге сагышны,
Бәхетле бу, дип озатам
Очып барган һәр кошны.
Кичәдә тәкъдим ителгән өченче китап рус телендә язылган, “Жизнь прекрасна” дип атала. Аның авторы -Төмән дәүләт университетының татар бүлеге укучысы Земфира Шәрипова. Максим Сәгыйдуллин Земфираның үзен “Себер күгендә яңа балкып чыккан йолдыз” дип атады. Бу китап яшь авторның самими хисләрен, дөньяга карашын, аны якты нурлар аша күрүен ачып бирә, ул шигырьләр, хикәяләр, парчалардан тора.
Алып баручы Гөлфия Хәлитованың сөйләвеннән (өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе) һәм кайбер Татар иленнән килгән эстрада җырларыннан гайре, әдәби-музыкаль программа тулысынча себер-татар телендә барды.
Бу чараны өлкә татарлары Конгрессы канаты астында оешкан Себер-татар телле язучылар берлеге рәисе Әнәс Гаитов, Берлекнең сәркатибе Бәхтияр Агишев һәм Төмән дәүләт университеты доценты Максим Сәгыйдуллиннар оештырып үткәрде.
Себер-татар телен торгызу, бу телдә китаплар иҗат итүнең кирәклеген Максим Сәгыйдуллин болай аңлатты: “Гомумтатар әдәби тел себер татарлары өчен аралашу чарасы була алмады, себер татарлары үз ана телләрендә сөйләшәләр, уйлыйлар, фикерлиләр, шунлыктан ана телләрендә иркен аралашу, шул телдә әдәби әсәрләр иҗат итү, китаплар уку себер татарларының күптәнге хыялы иде, без халыкның хыялын, рухи-мәдәни хаҗәтләрен гамәлгә ашыру эшен башлап җибәрдек.”
Чынлап та, гаҗәеп күренеш булып үтте себер-татар теленә багышланган бу кичә. Әле бер мәдәни чарада да себер татарларының бу очрашудагы кебек тантана итүен, тартынмыйча үз ана телләрендә чыгыш ясауларын күрергә туры килгәне юк иде, югыйсә, җыеннарда фикерләр белән уртаклашу, чыгышлар рус телендә генә диярлек яңгырый иде, чөнки әдәби телне ятсыналар иде алар. Себер татарлары үз дөньялары ишеген ачып кергәндәй булдылар бу җыенда, тантана иттеләр, бер-берләрен ана теленең үз хокукына ирешүе белән котладылар, хәтта Әнәс Гаитов үзе дә: “ Бу кадәр күп халык килер, дип, бу чара якташларыбыз арасында шундый югары дәрәҗәдә кызыксыну уятыр дип көтмәгән идем”, - диде.
Себер-татар телен торгызуның кирәклеге бәхәссез булуын раслады бу чара, дияргә була.
Кичә ахырында “Яңарыш” газетасында шигырьләре даими чыгып торган, китаплары дөнья күргән һәвәскәр шагыйрьләр: Рәкыйп Ибраһимов, Заһит Акбүләков, Гөлнур Хәйруллина, Фәхриҗамал Утяшева, Галия Абайдуллиналар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Әлегә кадәр аларның шигырьләре әдәби телдә языла иде.
Сораулар да тудырды бу чара, әмма аларны мондый шатлыклы кичәдә яңгыратырга беркем дә җөрьәт итмәде. Тубыл районының саз авылы Лайтамактан чыккан, язучы Якуб Зәнкиев “Себер сандугачы” дигән исем биргән, танылган җырчы, Тубыл шәһәренең шәрәфле гражданы Сәкинә Арангулова сүзләрендә чагылды җыенда катнашучыларның уртак фикере:
“ Егерме ел буе җанга тынгылык бирми күңелдә яшәгән идея бүген гамәлгә ашты.” Менә шушындый ялкынлы рухка шик-шөбһәләр ташлау бер мичкә балга төшкән бер кашык дегет булып кына күренер иде.
Гомумтатар рухи-мәдәни кыйммәтләр нигезендә тыгыз бәйләнештә яшәгән себер татарларының казан татарлары вәкилләрен катнаштырмый гына, ябык ишекләр артында сөйләшеп кенә себер-татар телен гамәлгә кертү, бу телдә тулы канлы әдәбият булдыру бүгенге глобализация чорында ифрат авыр булыр, мөмкин булырмы ул, дигән уй ике этник төркем вәкилләре арасында да туды. Себердә ике этник төркемне каерып аеруга китермәсме бу нәрсә, себерле-казанлы катнаш гаиләләр ничек кабул итәр моны, ике этник төркем арасында киеренке каршылык китереп чыгармасмы себер татарларының үз кысаларында гына үз әдәбиятларын булдыру ысуллары? Менә бу сорауларга җавапны киләчәк бирер, бирсә.
Үзара фикер алышуда фикерләрен ачыктан-ачык әйтеп бирүчеләр булды. Күп еллар Төмән мәдәният һәм сәнгать институтында укыткан, бүгенге көндә өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты белән җитәкчелек итүче себерле Вәлимә Ташкалова: “ Бу чарада казан татарларыннан аерылырга омтылу тенденциясе ачык чагылды, дөрес юл түгел бу, безгә бергәләп хәрәкәт итәргә кирәк, татарлар бердәм булганда, ике этник төркем бергәләп эшләгәндә генә алга таба үсешкә ирешергә мөмкин, әдәби телне дә, себер-татар телен дә янәшә үстерү юлына басарга кирәк.”
Күп еллар татар мәктәбендә музыка укыткан, әле күптән түгел генә Төмән шәһәре мәдәният Үзәгеннән сәнгать җитәкчесе вазифасыннан киткән, музыкант, җырчы, көйләр иҗат итүче буларак танылган, себерле-казанлы катнаш гаиләдә туып үскән Җәгъфәр Касыймов: “ Безгә, себерлеләргә һәм казанлыларга, бергә булырга кирәк, аерылу турында уйларга да ярамый, Тукай көннәрендә аны искә алмый калу да әйбәт булмады, - диде.”
Бу чараны оештыручылар үз идеяләре белән артык мавыгып, аның көннәрендә үткән ошбу чарада Габдулла Тукайны искә дә алмый калдылар шул. Шунысы да күзгә чалынмый калмады: мәктәп укытучылары, татар теле укытучылары катнашмады бу чарада, чакырылмаганнар, Казаннан да язучылар чакырылмаган. Хәер, себер-татар язучылар берлеге үзләре өчен оештырган чара иде бит ул.
Ничек кенә булмасын, анда катнашкан себер татарлары өчен бу чараның шатлыгы искиткеч зур булды, казан татарларына да гыйбрәт булып үтте ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2