news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте дә эшнең сыйфатын яхшырту өстендә эшли

Себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте дә эшнең сыйфатын яхшырту өстендә эшли

(Төмән, 2 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән шәһәренең Хәмзә Биктимеров җитәкчелегендәге Себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте шурасының да чираттагы утырышы үтте. Анда электән үк эшләп килгән мәгариф, мәдәният, матбугат чаралары һәм дин оешмалары белән элемтә, икътисад-эшмәкәрлек, фән һәм яшьләр комиссияләренә җитәкчеләр сайланды. Бу мохтәрият тә, ниһаять, милли үсеш хәрәкәтендә милли гаиләне ныгыту мәсьәләләренең мөһимлеген танып, «Гаилә, хатын-кыз, балалар» комиссиясен яңадан торгызды һәм аның җитәкчесе итеп өлкә фәнни китапханәсенең милли китаплар бүлеге хезмәткәре Гөлшат Галләмованы сайлап куйды. Төмән шәһәрендә берничек тә хәл ителми килгән туган телне саклау бурычы йөкләтелгән мәгариф комиссиясенең җитәкчесе итеп актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов сайланды.

Утырышта Төмән шәһәре Татар мәдәният үзәгенең эше турында аның җитәкчесе Гөлшат Аппасова исәп-хисап тотты. Гөлшат ханым 30 кешедән торган Үзәк коллективы башкарган эшләрнең иң уңышлысы итеп Сабантуйны күрсәтте. Узган елда гына да 350 мәдәни чара үткәрелде, дип горурланып хәбәр итте ул. Бер ел эчендә бу кадәр милли чараның сыйфатлы үткәрелү хәбәрен Шура әгъзалары бик үк җитди кабул итә алмады, чөнки үзәкнең киң халык массасы белән эш җәелдерә алмавын, шулай ук мөстәкыйль рәвештә барлыкка килгән һәм әлегә кадәр беркая урнаша алмый интеккән иҗат коллективларын үзенә җәлеп итеп туплый алмавын күрсәтеп, Үзәккә эш сыйфатын күтәрү өстендә җитди эшләргә тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot