news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Себер татарлары" милли-мәдәни автономиясе оешуга 10 ел тула

Автономия вәкилләре себер татарлары өчен чыга торган газетаның юбилей номерын әзерләгән.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Төмән шәһәре татарларының "Себер татарлары" милли-мәдәни автономиясе оешуга быел 10 ел тула, дип хәбәр итә оешманың җитәкчесе Динар Абукин. Шул уңайдан, автономия вәкилләре себер татарлары өчен чыга торган газетаның юбилей номерын әзерләгән. 
 
Сүз уңаеннан, Төмән өлкәсе татарлары һәм башкортлары төбәк милли-мәдәни автономиясе оешуга быел 20 ел тула. Аңа 1998 елның сентябрь аенда нигез салынган. 
 
2010 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча, Төмән өлкәсендә татарлар, сан ягыннан, рус милләте вәкилләреннән генә калыша. Өлкәдә 102,5 мең татар исәпләнә. Моннан тыш, 2,6 мең башкорт булуы мәгълүм. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100