news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган китап чыкты

Томск шәһәрендә тарих фәннәре кандидаты Гөлсифә Бакыева “Себер татарларының мәкальләре һәм әйтемнәре” китабын чыгарган.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Томскида Россия фәннәр академиясенең Себерне үзләштерү проблемалары институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифә Бакыева “Себер татарларының мәкальләре һәм әйтемнәре” җыентыгын чыгарган. Әлеге китап турында "Себер фәне" нәшрияты хәбәр итте.

Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең “Себер фәне” нәшриятында басылып чыккан әлеге җыентыктагы материалны Гөлсифә Бакыева Төмән өлкәсенең көньягында татарлар күпләп яшәгән төбәкләр буйлап күпьеллык экспедицияләр барышында  җыйган. Китапта Себер татарлары халык авыз иҗатының 400 гә якын үрнәге тупланган.

“Егерме ел дәвамында без Себер татарлары мәдәниятенең үзгәрешен күрәбез. Шулай да, кайбер милли бәйрәм элементлары, традицион ризык, җирләү йолалары 100, 200 элек ничек булган, бүген дә шулай үзгәрешсез калган", - дип сөйләгән Гөлсифә Бакыева.

Җыентыктагы мәкальләр арасында мондыйлары да бар: "Бер чәч бөртегеннән аркан үреп булмый. Төн никадәр озын булмасын, кояш барыбер чыгар. Оҗмах - аналарның аяк астында.  Хәерченең дусты да, дошманы да юк".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100