news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары мәдәниятен үстерүдә 30 ел хезмәт иткән Ә.Миңнебаев иҗатташларын җыйды

Саба районының Олы Кибәхуҗа авылында туган Әбүзәр Миңнебаев 1989 елда Себер якларына киткән.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә 30 елга якын хезмәт иткән Әбүзәр Миңнебаевның юбилей кичәсенә иҗатташлары җыелган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Юбилейлы туган көне уңаеннан оештырылган кичәгә аның иҗатташ дуслары, туганнары, гаиләсе килделәр. Җылы атмосферада узган чарада алар хәтирәләрен яңарттылар, рәхмәт сүзләрен, бүләкләре белән бергә изге теләкләрен җиткерделәр. Чара Әбүзәр Миңнебаев җитәкләгән “Умай”, “Саз”, Әмәл” фольклор ансамбльләре, ялгыз җыр башкаручы Фәүдәт Гарипов, Зәйнулла Яруллин, Наилә Габдуллина, Ринат Баһаветдинов, Фатыйма Ибрагимова, Эльвира Кәримованың матур матур чыгышлары белән бизәлеп барды", диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Әбүзәр Миңнебаев Татарстанның Саба районының Олы Кибәхуҗа авылында биш балалы гаиләдә беренче булып дөньяга килә. Сеңлесе Алсуга 8 ай булганда әниләре үлеп китә. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлагач, үз авыл мәдәният йортына җитәкче булып, әнисе урынына эшләргә кайта. 59 яшьлек әтиләре дә үлеп китә, туганнары өчен ул әти дә әни дә була.

"Себер ягына ул 1989 елда килеп төшә. Заманында шаулап торган “Төмән нурлары” ансамбле җитәкчесе Фәрит Хәкимов аны үз янына эшкә ала. Шул көннән бирле Татарстан егете себер татарларының мәдәниятен үстерүгә бөтен көчен, белемен, осталыгын җигеп эшли", дип яза Рәүфә Кангазина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100