news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары "Каз өмәсе" ясаган

Һәр елны көз ахырында үткәрелә торган бәйрәм артистлар катнашында саф һавада, табигать кочагында узган.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе каршындагы Абрамка паркында "Каз өмәсе" ясаганнар. Чараны себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре үткәргән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Һәр елны көз ахырында үткәрелә торган бәйрәм артистлар катнашында саф һавада, табигать кочагында узган. Чараны мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләгән, хуҗабикә ролен башкаручы Рузалия Корманалиева белән җырчы, сәхнәләштерелгән күренешләрдә уйнаучы Лариса Шамакова алып барган. Чалынган казларны йолкып күрсәтүче уңган апалар элек халкыбызның бергәләп, ярдәмләшеп, өмәләр оештырып эшләве турында сөйләгән.

"Алып баручыларның мәгънәле сүзләре үткәннәргә алып кайтты, халкыбызның онытылып барган йолаларын яңартты. Тубыллыларның яраткан җырчысы Хәсән Хучашев башкаруында җырлар, Азат Абдуллинның баянда уйнаган татар көйләре бәйрәм чарасына ямь өстәде. Әйлән-бәйлән уеннарында мәктәп укучылары да теләп катнаштылар", дип яза Римма Умитбаева.

Өмәдә катнашучылар каз итеннән пешерелгән бәлеш, каз шулпасын, халкыбызның милли ризыкларын искә алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100