news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Себер татарлары "Искер җыен"да гореф-гадәтләрне җыр-бию аша яңартты
Искер җирлегендә XI Халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирас фестивале узды.
Скопировать ссылку
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Элек Себер ханлыгының башкаласы булган Искер җирлегендә XI Халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирас фестивале узды. Бу хакта Тубыл татар яшьләре берлеге хәбәр итә.
Анда катнашучылар Искер музее, төзелеп килә торган мәчет белән танышкан. Моннан тыш, җыенның беренче көнендә "Искернең тарихи язмышы" фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән.
Шулай ук, чара кысаларында, сәнгать өлкәсендә көч сынашулар уздырылган. "Искер җыен" йомгаклау концерты белән тәмамланган.
Фестиваль себер татарлары милли гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклау; татарларның милли, мәдәни гореф-гадәтләрен милли әдәбият, музыка, бию сәнгате аша популярлаштыру; яңа сәләтле шәхесләрне барлау; милләтләр арасында элемтәләрне ныгыту максаты белән оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot