Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Себер татарлары Баеш авылының изге зиратын дәүләт сагына куя алган
Нурикамал Хучашева авылдагы иске мәчет урынына яңа мәчет төзелүе, анда дини йолалар үтәлүе турында сөйләде.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Себер татарлары суфи шагыйрь Сөләйман Бакыргани җирләнгән дип саналган Баеш зиратын мәдәни мирас объекты итеп таныта алган. Бу хакта Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе бүлекчәсе рәисе Нурикамал Хучашева Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу дискуссион мәйданчыгында сөйләде.
“300 кеше безнең якта ислам дине таратканнар һәм мәңгегә безнең якларда калганнар. Шуларның берсе Хәким ата Сөләйман Бакыргани безнең авылда – Баеш зиратында күмелгән. Баеш астанасы – Себернең төп изге урыннарының берсе. Ул Иртышның уң ярында Баеш авылы янында урнашкан. Хәзер бу урынга тирә-яклардан килеп дога кылалар”, - дип мәгълүмат биреп узды чыгыш ясаучы.
Нурикамал Хучашева 2005 елда Баеш зиратының дәүләт сагы астында алынганлыгын билгеләп узды. Авылдагы иске мәчет урынына яңа мәчет төзелүен, анда дини йолалар үтәлүе турында сөйләде.
Утырышның модераторы Айрат Фәйзрахманов зиратларны дәүләт сагына алу җиңел эш түгеллеген әйтте. “Сезнең авылларыгыздагы зиратларны да шундый статуска күтәрү буенча эш алып барырга телисез икән, үрнәге бар. Мондый статуска ия булган зиратлар бик аз”, - диде ул.
- Сөләйман Бакырганый (Хәким Ата, Кол Сөләйман) — гомумтөрки әдәбият вәкиле. Шагыйрь әсәрләренең төп өлеше «Бакырган китабы» дип исемләнгән җыентыкта тупланган.
- Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара. Форум утырышларының берсе Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу темасына багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз