news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары арасында Казан сөйләше өстенлек итә башлаган

Сәбәпләрнең берсе – Казан татарлары белән гаилә кору.

Себер татарлары арасында Казан сөйләше өстенлек итә башлаган
архив / Расих Фасхутдинов

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Себер татарлары Казан сөйләшенә өстенлек бирә башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га Томск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге методисты Елена Сафиуллина сөйләде.

“Себер татарлары диалектлары хәтта авылларда да югалып бара. Хәзер инде күбесе Казан татарлары белән гаилә корган, Татарстаннан күченеп килүчеләр бар. Казан сөйләше өстенлек итә”, - диде ул.

“Аның каруы, Себер татарларында борынгы татар исемнәре сакланып калган. Әмма яшьләр күпләп заманча исем куша башлады: “Вадим”, “Оскар” һәм башкалар”, - дип сөйләде Елена Сафиуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100