news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татар телендә беренче музыкаль альбом октябрь аенда чыгачак

“Әмәл” альбомында заманчалаштырылган Себер татар халык җырлары тупланган.

Себер татар телендә беренче музыкаль альбом октябрь аенда чыгачак
Рүзил Бикинәев

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Төмәндә Себер татар телендәге беренче музыкаль альбом яздыртылган. “Әмәл” дип исемләнгән альбом октябрь аенда чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” журналистына альбомдагы җырларга аранжировка ясаучы Рүзил Бикинәев хәбәр итте.

“Альбомда 8 җыр һәм 2 уен көе тупланган. Бу заманчалаштырылган борынгы Себер татар халык җырлары. Дүрт аранжировканы мин ясадым, дүртесен - Әмир абый Хәлидов, берне - Марат Хамзин. Җырчылар: Сөлбия Речапова, Илсөяр Речапова, Сәмпирә Шәрипова. Баянда - Эмиль Камалов, курай – Марат Хамзин. Бизәлешен мин ясадым”, – диде Рүзил Бикинәев.

Аның сүзләренчә, “Әмәл” альбомын чыгару – Себер татарларының халык җырларын өйрәнгән Максим Сәгыйдуллин идеясе. Максим Сәгыйдуллин – филология фәннәре кандидаты, Себер татар теленең грамматикасы, фонетикасы һәм графикасының авторы, Себер татар сүзлеген төзүче һәм Себер татар телендә бастырылган китаплар өчен җаваплы кеше.

“Безнең Төмәндә “Әмәл” дигән ансамбль булган, ул 2012 елга кадәр Максим Сәгыйдуллин җитәкчелегендә эшләгән. Шул ансамбльдә җырлаган кызларның тавышлары бу альбомга да кертелде. Кайбер җырлар инде күптән яздырылган, аларга якынча 7 ел, мин аларны заманча аранжировка ясап яңарттым”, - диде Рүзил Бикинәев.

“Әмәл” сүзе Себер татарларында март аен аңлата. “Әмәл аеннан Себер татарларының яңа елы башлана”, - ди Рүзил. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100