Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Себер-татар мәдәни үзәге Тубыл шәһәренең 437 еллыгына бәйрәм ясаган
Тубыл шәһәренең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык скверында каланың 437 еллыгына багышланган «Күпмилләтле Тубыл» бәйрәм программасы узды. Бу хакта «Себер-татар мәдәни үзәге»нең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Программаны Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәни үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе оештырды, диелә бу хәбәрдә.
Бәйрәм кунаклары өчен милли коллективлар катнашында бай программа әзерләнгән иде. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларны «Себер-татар мәдәни үзәге»нең иҗат коллективлары һәм артистлары, Тубыл шәһәренең иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни берләшмәләре котлады. Милли киемнәр, дәртләндергеч биюләр һәм моңлы җырлар бәйрәмдә кабатланмас атмосфера тудырды.
«Күпмилләтле Тубыл» программасы, мәдәни традицияләрнең байлыгын һәм күптөрлелеген тагын бер тапкыр искәртеп, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен чын бүләк булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз