news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллыгына багышланган “Вакыт һәм кешеләр” китабы чыкты

Очерклар җыентыгына “Яңарыш” өлкә газетасыннан алынган мәкаләләр тупланган.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Вакыт һәм кешеләр” китабы дөнья күрде. Җыентыкта үзәктә хезмәт иткән кешеләрнең хатирәләре, бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләр турында мәгълүмат тупланган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Очерклар җыентыгында өлкә газетабыз “Яңарыш”тан алынган мәкаләләр кертелгән, җирле шагыйрь-шагыйрәләребез Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Хәлил Вагайлының шигырьләре урын алган. Китап мәдәният үзәге архивыннан алынган фотолар белән баетылган", дип яза Римма Умитбаева.

”Коллегаларыбыз хатирәләрендә 30 ел элек шәһәр сәхнәләреннән тамашачыларны татар җырлары белән сөендергән, горурланып сөйләрлек шәхесләр турында укып, узган бик күп тарихи вакыйгаларны искә алырлар", - дигән автор-төзүче Гөлсинә Ташкеева.

Биредә 1989 елларда үзәктә директор булып эшләгән Әнәс Гаитов хатирәләрендә һәртөрле авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп, шәһәрдә татар мәдәниятен торгызу өчен бина булдырып эшләгән еллар турында языла. Тубыллылар Әлфия Айданова (мәрхүмә), Сания Юсупова, Зәкинә Арангулова, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Наҗия Хәкимова, Асаф Хамәтгалиев, Октябрист Мәчитов, Айсылу Юнусова, Назалия Газиева, Вәлиулла Нәкыйпов һ.б. турында да мәгълүмат бар.

Очерклар җыентыгы 200 тираж белән чыккан. Биредә шулай ук шәһәрдә милли юнәлештә хезмәт иткән якташларыбызның изге эшләре яктыртылган. Себер-татар мәдәният үзәгенең тарихы, милләтебезнең язмышы, уңышлары, бүгенге иҗади хезмәте турында китапны укып белерсез, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100