news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева юбилеен бәйрәм итә

Бүгенге көндә татар үзәгендә балалар, яшүсмерләр өчен татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча вокал, фольклор, бию түгәрәкләр эшли.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе булып хезмәт итүче Гөлсинә Ташкеева тырышлыгы, эшкә җаваплы карашы, кешеләргә игътибарлы булганы белән аерылып тора. 1995 нче елларны себер татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә эшләгән чорда аның җитәкчелегендә беренче мәртәбә татар телендә балалар өчен яңа ел кичәләре шәһәрнең Драма театрында узган иде. Беренче мәртәбә оештырылган шигърият бәйгеләре мәктәп укучыларын, әти-әниләрен дә кызыксындырды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бүгенге көндә татар үзәгендә балалар, яшүсмерләр өчен татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча вокал, фольклор, бию түгәрәкләр эшли. Җитәкче яшь хезмәткәрләрен төрле иҗат бәйгеләрендә катнашырга җибәрә, алар яңа алымнарга өйрәнәләр, мастер-классларда катнашалар, профессиональ осталыкларын үстерәләр, дип яза Римма Умитбаева.

Яңа елдан себер татар мәдәният үзәгенең “Себер дәрьясы” радиотапшырулары Татар радиосының 107.1 каналында Тубыл шәһәренең мәдәни яңалыклары белән таныштырып бара, Интернетта “Себериле” тапшырулары күрсәтелә.

Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкееваны 55 яшь юбилее белән шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты вәкилләре, себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре котлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100