news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татар мәдәният үзәге иҗат бәйгесе оештырды

Тубыл шәһәрендә “Илһам” яңа рәсемле–декоратив иҗат бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә узган “Илһам” яңа рәсемле –декоратив иҗат бәйгесендә 143 катнашучыларның иҗат эшләре белән тамашачылар һәм жюри әгъзалары таныштылар. Алар бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Декоратив-гамәли сәнгать осталарының, рәсем ясарга яраткан мәктәп укучыларының, балалар бакчаларыннан катнашучыларның иҗатында төрле темалар күрсәтелгән күргәзмәне үзәккә килүче һәр кеше кызыксынып карады. Бәйгегә нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бәйрәмчә матур һәм оешкан төстә узды.

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәр катнашучыны дипломнар белән бүләкләде. Жюри әгъзалары: танылган рәссам Эдуард Тушаков, Тубылның күппрофильле техникумыннан декоратив-гамәли сәнгать буенча белгечләр Татьяна Берендеева, Екатерина Гордюшина иҗатның чиге юклыгы турында әйтеп, бәйгедә җиңү яулаган балаларга уңышлар теләделәр, дипломнар, сертификатлар тапшырдылар.

Рената Кабаева, Александр Савин, Розалия Нагипова (унбишенче мәктәп), Алмаз Мөхәммәтуллин (уникенче мәктәп), Илья Костерин, Мирослава Ефремова, Диана Чабарова (40нчы балалар бакчасы) беренче урыннарны алдылар.

Ләйлә Алеева (унбишенче мәктәп), Степан Котов, Милана Геллер (40 балалар бакчасы), Ләйлә Насыйбуллина, Юлия Баганаева (себер татар мәдәният үзәге) икенче урынга лаеклы булдылар. Сабина Пикеева, Эмир Алыков (40 нчы балалар бакчасы), Рузанна Тәүлетбакиева , Мария Гомәрова (җиденче балалар бакчасы) өченче урынга чыктылар.

Себер татар мәдәният үзәге оештырган һәр бәйге үсеп килүче яшь буында иҗатка мәхәббәт тәрбияли, яшь сәләтләрне ача. Башка бәйгеләр сыман “Илһам” да озын гомерле булсын! Бәйгене оештыручы себер татар мәдәният үзәгенә, иҗат белән шөгыльләнүче балаларга, аларның җитәкчеләренә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100