news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер төбәге татар яшьләре оешмалары активистларының Байкал буенда төбәкара очрашулары була

Иркутск “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләре үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы милли эштә зур чаралар оештыра

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татар яшьләрен милли мәдәнияткә, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләргә тарту, туган телдә аралашуга мөмкинлек булдыру максатыннан, Иркутск “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләре үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы 4 февральдан бирле “TATZIMA-2012” дигән чара уздыра һәм бүген аның соңгы көне.

Әлеге иҗтимагый оешма җиткәчесе Ринат Кәримов белән аның урынбасары Гөлнара Гыйниятуллина шул хакта “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итеп, “TATZIMA-2012”нең дәвамы буларак, 17-19 февральда Себер төбәге татар яшьләре оешмалары активистларының төбәкара очрашулары оештырылуын белдерә.

Шул рәвешле, Иркутскиның “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләре үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы офисы урнашкан Валентина Терешкова ур., 15б, 9 нчы бүлмәдә 17 февраль 13.00 сәгатькә кадәр гомуми очрашуы була.

Ә төп чаралар Большое Голоустное бистәсендәге туристлык үзәгендә үткәрелә (туклану – хәләл) һәм анда катнашучылар шушы вакыттан соң бистә тарафына юл ала. Әлеге үзәкнең төп залында 17.00 сәгатьтән танышу, командаларга туплану, лидерлык сыйфатларын барлауга юнәлтелгән тренинглар, аннары Байкал күле буенда “Бай күл серләре” дигән уен (ул “Ночной дозор” яшьләр уены кебек) оештырыла һәм борынгы төркиләр яшәгән урыннарга сәяхәт кыла, махсус кодлар ярдәмендә төркиләрнең “васыятен” белергә омтыла. Беренче көн кичке “Аулак өй” кичәсе белән төгәлләнә. Икенче көнне “Тәҗрибә уртаклашу: милли берләшмәләр эшләрен презентацияләү” семинары һәм социаль проектлау буенча семинар-тренинглар, аннары аны тәкъдим итү була, Байкал күленә атларда сәяхәт оештырыла. “MILLI QUIZ” дигән кичке интеллектуаль шоудан соң программада янә “Аулак өй”дә кич утыру каралган. Соңгы көнне татар яшьләре проектларны грантлы конкурсларда катнаштыру өчен әзерләргә ниятли. Иң соңыннан Иркурск каласы буйлап сәяхәт кылу күздә тотыла.

Элемтәгә керергә теләгәннәр өчен e-mail: baikdul@gmail.com
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100