news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Себер сандугачы» вокал бәйгесенең конкурс тыңлаулары һәм гала-концерты күчерелә

«Себер сандугачы» X өлкә ачык вокал бәйгесенең конкурс тыңлаулары һәм гала-концерты 18 майга күчерелә. Бу хакта Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәният үзәге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Катнашучыларның конкурс чыгышлары 11:00, ә гала-концерт 15:00 сәгатькә билгеләнгән.

Үткәрү урыны: «Себер-татар мәдәният үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе, Ершов урамы, 30 йорт. Керү бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100