Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Себер Сабан туенда Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников катнашты
Новосибирск шәһәренең «Берёзовая роща» паркында Себер Сабан туе узды. Бәйрәмдә Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Иванинский, Новосибирск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Республикасы вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы Сабантуй Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Шулай ук бәйрәм чараларында Новосибирск өлкәсендә чәчү кампаниясен рәсми рәвештә тәмамлауны һәм «Ихлас» мәчетенә 110 ел тулуны да билгеләп үттеләр.
«Безнең дусларыбызга һәм күршеләребезгә – татарларга зур рәхмәт! Сезнең тырыш хезмәтегез, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап кала алуыгыз, барыбызны да үзегезнең якты традицияләрегез белән сөендергәнегез өчен рәхмәт. Безне барыбызны да берләштерә торган искиткеч бәйрәм белән – Себер Сабантуе белән!» – дип котлады кунакларны Андрей Травников.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы, Омск һәм Кемерово өлкәләреннән иҗади делегацияләр катнашты. Сабантуй кунакларын Татарстан Республикасының Баулы районы «Деветьяров» балеты, Себернең «Юность Сибири», «Салават Купере», «Бриз», «Ләйсән» һәм «Звезды Галактики» ансамбльләре бию номерлары белән, ә «Дуслар», «Ак чишмә», «Сандугач» коллективлары һәм «Ялкын» ансамбле музыкаль һәм вокаль номерлар белән сөендерде.
Сабантуй программасында милли уеннар һәм ярышлар аерым урын алып торды. Көрәш келәмнәрендә көрәшчеләр көч сынашты. Төр батыр «Ихлас» мәчетеннән төп призга – атка лаек булды.
Шулай ук бәйрәмдә «Мисс Сабантуй – 2026» матурлык һәм талант конкурсы, халык уеннары, осталар ярминкәсе, күргәзмә-сату һәм мастер-класслар оештырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз