news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Себер ханлыгы казылмаларында Алтын Урда тәңкәләре табылган
Себер ханлыгы башкаласы Искер урынында алып барылган археологик казылмалар вакытында Тубыл археологы Александр Адамов Алтын Урда тәңкәләренә тап булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Тубыл шәһәреннән унтугыз чакрымда урнашкан Себер ханлыгы башкаласы Искер урынында алып барылган археологик казылмалар вакытында Тубыл археологы Александр Адамов Алтын Урда тәңкәләрен тапкан.
А.Адамовның IslamRF.Ru порталы хәбәрчесенә белдерүенчә, ул казу барышында көмеш һәм бакыр тәңкәләргә тап булган. Әмма әлеге Алтын Урда тәңкәләренең кайсы чорга туры килүен, тик белгечләр генә әйтә алачак.
Әлегрәк Искер урынында археологлар себер шәйбанидлары хакимлек иткән дәвердәге тәңкәләрне еш таба булганнар, әмма, хәтта, Пигнатти һәм Знаменскийлар кебек атаклы тикшеренүчеләрнең дә Алтын Урда тәңкәләрен әлегәчә тапканнары булмаган.
Александр Адамовның табышы элек күз алдында тотылган Җуси Улус чикләренә киңәйтүгә таба төзәтүләр кертүе мөмкин һәм шулай ук Искер шәһәренең яшен дә арттырачак. Моңа кадәр Иртыш буендагы өч почмаклы култыкта урнашкан ныгытма, 15 нче гасыр азакларында тайбугиннар династиясеннән булган Мәмәт кенәз тарафыннан төзелгән дип саналып килгән. Ләкин соңгы фәнни ачышларны исәпкә алганда, Искердә тормыш Себер Юртасыннан алдарак яшәгән Төмән ханлыгына кадәр ике гасыр алдан ук кайнаган булуы ихтимал.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2