news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^ Себер ханлыгы истәлеген торгызу хакына

^ Себер ханлыгы истәлеген торгызу хакына

(Төмән, 24 апрель, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Тарихи истәлекләргә бай, узган гасырларда Көнбатыш Себернең рухи-мәдәни үзәге һәм Россиянең каторга капкасы булган Тубыл шәһәрен, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, Бөтенроссия туристлар шәһәренә әверелдерү мәшәкатьләре гамәлдә инде.

Тубыл шәһәренең бердәнбер мәчетен, Иртеш яры буйлап сузылган, Абрам (үз вакытында Тубылга сөрелгән Ибраһим Ганнибал төзегән булган) күпере артындагы Татар бистәсен күрсәтү һәм Себер татарлары мәдәнияте үзәгендә себер татарларының тарихын, мәдәниятен гәүдәләндергән шоу-тамашаның туристик программага кертелгәне билгеле иде. Ә менә Иртеш елгасының мәһабәт биек ярында торган Себер ханлыгының башкаласы Искер (Кашлык) шәһәре урынының язмышы бүгенге көнгә кадәр кыл өстендә торды, дияргә була. Тубыл шәһәреннән 18 чакрымда, Иртешнең түбәнге агымында калган җир ул. Әлеге урынны, туристик программага кергән күңел ачу үзәге булдыру өчен, яңа байлар даулап йөргән иде.

Ниһаять, Себер татарлары хәтерендә сакланган, алар өчен изге булып саналган бу җир татарларга кайтарылды. Луиза Шәмсетдинова җитәкчелегендәге төбәк «Наследие» («Мирас») иҗтимагый оешмасы борынгы Искергә караган 3 гектар җирне үз карамагына алуга иреште, бу мәсьәлә өлкә хөкүмәтенең тиешле органнарында хәл ителде.

Киләчәктә анда Искер каласы истәлегенә халык ярдәме белән мәчет торгызу көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100