news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Себер ханлыгы башкаласы урынында халыкара фестиваль узачак

Тубылда һәм элек Күчемхан башкаласы торган урындагы «Искер шәһәрлеге» археологик истәлеге янында «Искер җыены» халыкара фестивале узачак

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 4-6 июльдә Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә һәм элек Күчемхан башкаласы торган урындагы «Искер шәһәрлеге» археологик истәлеге янында «Искер җыены» халыкара фестивале узачак, дип хәбәр итә «Мирас« төбәк татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова Ислам РФ.Ру порталына.
Фестиваль кысыларында «Уйнагыз, гармуннар!», милли ризыклар, халык оста куллары бәйгеләре, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары, милли көрәш буенча ярышлар, «Искернең тарихи язмышы» темасына түгәрәк өстәл утырышы, тарихи урында күмәк намаз, төнге костер, себер татарларының милли уеннары, профессиональ сәнгать коллективларының концерты каралган.
Искер шәһәрлеге Тубыл-Байгар автомобиль юлының 19 нчы чакрымында урнашкан. Фестивальдә катнашучылар өчен Себер ханлыгы башкаласы урнашкан калкулык янындагы үзәндә палаткалардан торган шәһәрчек җәелдереләчәк. Татарстаннан – Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм чит илләрдән кунаклар көтелә.
Болгарда ел саен үткәрелеп килгән традицион мөселман корылтаена охшашлы «Искер-җыен»ны оештыру фикере үткән елда Тубылда уздырылган «Искернең тарихи язмышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы барышында яңгыраган.
Тарихи чыганакларга караганда, Тубыл татарлары Искер җимерелгәч тә, бик озак еллар буена шәһәр калдыклары урынына килеп йөргән. 1675 елда Кытайга сәфәр тотканда дипломат Спафарий да бу якларга кереп чыккан һәм: «Елга буенда бушап калган шәһәр һәм Себер ханы Күчемнең тормышка ашырылмаган өметләре ята..., урыны да шундый нык: утравы бар, әмма хәзер ул да буш, тик Тубыл татарлары гына еш кына фаҗига урынына килеп, истәлекләр белән бүлешеп утыралар һәм беренче чиратта алар мәчетне яңарту турында уйлана...», - дип язып калдырган.
1711 елда шулай ук Искердә булып киткән тарихчы Фальк: «Шәһәр янындагы мәйданда татар зираты бар, аның уртасында элек күпсанлы мөселманнар табынырга килеп йөргән агач манара тора», - дигән булган.
Әмма Искергә барып, корбанлыкка сарык чалып, күмәк намазлар уку традициясен моннан берничә ел гына элек Тубыл районының Сабанаки авылы имамы Рәхимҗан хаҗи Бохардинов яңартып җибәргән. Ә үткән елда исә монда беренче тапкыр, инде күмәк саналган һәм Бөтендөнья татар конгрессы катнашындагы зур Искер җыены узган.


news_right_1
news_right_2
news_bot