news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер фольклорчысы: «Конек-Горбунок» әкияте авторы Петр Ершов Тубыл татары булган

Галимә әлеге әкиятнең татар халкында «Корчаңгы тай», «Ак байтал», «Пүрүш», «Таз — патша кияве» исемнәре белән таралган булуын әйтте.

Себер фольклорчысы: «Конек-Горбунок» әкияте авторы Петр Ершов Тубыл татары булган
Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Конек-Горбунок» әкиятенең килеп чыгышы Себер татарлары фольклорын өйрәнгәндә билгеле булган.

«Конек Горбунок» әкиятен укучы Петр Ершов иҗаты буларак белә. Петр Ершов Төмән өлкәсенең Тубыл ягында туган», — диде Татарстан Фәннәр Академиясендә узган «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» түгәрәк өстәлендә филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.

Галимә Петр Ершовның нәселе татарларга барып тоташуын әйтте. «Автор, язган әсәрләренә караганда, үзе дә татар телен яхшы белгән дип фараз итәргә мөмкин», — диде ул.

Илсөяр ханым «Конек Горбунок» әкиятен татар халкында киң таралган булуын, халыкта «Корчаңгы тай», «Ак байтал», «Пүрүш», «Таз — патша кияве», барлыгы егермеләп исемдә мәгълүм булуын сөйләде.

«Шунысын да әйтергә кирәк, әкиятнең берничә варианты галим-тюрколог Василий Радлов тарафыннан XIX гасырда ук язып алынган. Себер татарларының фольклорын язып алу аның эшчәнлеге белән башлана һәм бу хезмәтнең 160 еллап тарихы бар. Ә инде Казан тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан Себер татарларының фольклорын һәм тел үзенчәлекләрен планлы рәвештә өйрәнү 1940 елларда башлана», — дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100