news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сеңелкәш» фильмында төп рольне уйнаган Арыслан Крымчурин яңа кинода төшә

Башлангыч сыйныфта гына укучы Арысланга режиссер Динара Әбдрәшитованың «Айназ» фильмында роль биргәннәр.

«Сеңелкәш» фильмында төп рольне уйнаган Арыслан Крымчурин яңа кинода төшә
https://www.bashinform.ru

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Сеңелкәш» фильмында төп рольне уйнаган Арыслан Крымчурин Белорет районына яңа проектта катнашырга килгән. Уфаның 161 лицееның 2нче сыйныфында укучы Арыслан режиссер Динара Әбдрәшитованың «Айназ» картинасында төшә. Бу хакта башкаланың мәгариф идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

«Айназ» фильмы «Прятки» киноальманахының дүрт кыска метражлы фильмының беренчесе булуы билгеле. Фильмнарда мәңгелек темалар — балачак, әтиләр һәм балалар, тәрбия һәм олыгаю, кешенең дөнья белән мөнәсәбәтләре күтәрелә.

«Прятки» киноальманахы авторлары — Никита Михалковның Кинематография һәм театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар. Проектның сәнгать җитәкчесе — Россия халык артисты, кинорежиссер, сценарист Владимир Хотиненко («72 метр», Зеркало для героя», «Поп», «Мусульманин»).

news_right_1
news_right_2
news_bot