news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итү туктатыла

Соңгы ике елда әзерлек программалары исемлегеннән үз актуальлеген югалткан йөзгә якын һөнәр һәм белгечлекне төшереп калдырганнар.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итүне туктату компетенцияләрне башка әзерлек программалары буенча яңадан бүлүне күздә тота. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге программалардагы белем һәм күнекмәләр юкка чыкмый, алар йә аерым блоклар буларак тагын да киңрәк заманча әзерлек программаларына кушыла, йә урта һөнәри белем бирү программалары кысаларында үзләштерелергә тиешле һөнәри белем бирүнең кыска программаларына күчә», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Мәгариф министрлыгының Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда әзерлек программалары исемлегеннән үз актуальлеген югалткан йөзгә якын һөнәр һәм белгечлекне төшереп калдырганнар. «Эш бирүчеләр үзләрендә тар профильле юнәлештәге мондый белгечләрне көтми», - дип искәртте ул.

Элегрәк норматив хокукый актлар проектлары порталында боерык проекты дөнья күргән иде. Аның нигезендә, 2021 елның 31 декабреннән көллиятләргә 43 һөнәр буенча кабул итүне туктатырга ниятлиләр.

Аерым алганда, илдә реклама агенты, банк контролеры, авыруларны каручы кече медицина шәфкать туташы, суднода аш пешерүче, чәчтараш, судно бортпроводнигы, бәйләү-тегү җиһазы операторы, чигүче һәм шәһәр электр транспортын йөртүче кебек белгечлекләргә өйрәтүне туктатырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100