Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсе районында балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә
Илле балага исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен 2020 елның ахырына кадәр файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылында балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Объектны республика бюджеты хисабына төзелгән. Бу турыда Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство хезмәткәрләре йомгаклау тикшерүе үткәрәчәк, анда проект документациясенең башкарылган төзелеш-монтаж эшләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Тикшерү вакытында янгын куркынычсызлыгы автомат системасы сынауларына һәм санитар нормалар таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирәләр.
Балалар бакчасы 50 балага исәпләнгән. Бина уен һәм йокы, буфет бүлмәләренә бүленгән, шулай ук физкультура һәм музыка заллары, азык-төлек блогы бар. Урамда уен мәйданчыгы каралган.
Татарстанда балалар бакчаларында яңа урыннар булдыруга зур игътибар бирелә. Быел 22 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелде. Биектау авылында балалар бакчасын 2020 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла. Республика һәм федераль программалар ярдәмендә балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсен 2022 елга кадәр тулысынча хәл итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз