news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор идарәсендә түгәрәк һәм секцияләрнең эш тәртибен аңлаттылар

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабы белән бергә белем бирү эшчәнлеге дә үз эзенә төште.

Роспотребнадзор идарәсендә түгәрәк һәм секцияләрнең эш тәртибен аңлаттылар
Владимир Васильев

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшендә чикләүләр юк, әмма Covid-19 коронавирусы аркасында өстәмә белем бирү учреждениеләренә кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр үткәрелә торган мәдәният һәм башка төрле үзәкләрнең эшенә карата чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар барлык кисәтү чараларын да төгәл үтәргә һәм ачылыр алдыннан бер көннән дә соңга калмыйча безгә бу хакта хәбәр итәргә тиеш», — дип искәртте Патяшина.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабы белән бергә белем бирү эшчәнлеге дә үз эзенә төште. 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә гадәти режимда уку елы башланачак.

Патяшина әлегә йөздән артык кеше катнашында урам чаралары үткәрергә рөхсәт ителмәвен билгеләп үтте. Ябык бинада исә бер үк вакытта илледән артык кеше җыелмаска тиеш.

«Татар-информ» агентлыгы соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Шуларның күбесе Казанга (18 кеше) туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100