news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр

Ата-аналар җыелышы вакытында бинада кешеләр саны илледән артык булмаска тиеш.

Мәктәптә ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр
Илнар Төхбәтов

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларына ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Безгә мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да еш кына ата-аналар җыелышы турында сорау бирәләр. Биредә ата-аналар җыелышын онлайн режимында яки урамда үткәрүгә өстенлек бирергә кирәк», — дип искәртте Патяшина.

Аның сүзләренчә, әгәр ата-аналар җыелышын бинада үткәрү ихтыяҗы бар икән, анда кешеләр саны илледән дә артык булмаска тиеш. Шул ук вакытта, барлык әти-әниләрнең дә битлек киюе шарт, ә җыелыштан соң дезинфекция чаралары кулланып бүлмәне җыештырып чыгарга һәм җилләтергә кирәк.

Моннан тыш, балалар бакчаларында утренникларны төркемнәр буенча гына үткәрергә мөмкин, дип өстәде Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100