Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белем көнендә Казанда беренче күптелле мәгариф комплексы ачыла
Яңа мәктәптә укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылыр дип көтелә.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Белем көнендә Казанда беренче күптелле «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» мәгариф комплексы ачыла.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белем бирү оешмасын ачу тантанасында катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа уку йорты Казанның 165нче мәктәп базасында оештырылган. Билгеле булганча, анда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.
Мәгариф комплексына өч мәктәп керәчәк: 672 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, 800 урынга исәпләнгән Бичурин урамындагы ике телле мәктәп, һәм Бондаренко урамындагы 1 224 урынга исәпләнгән яңа өч телле мәктәп. Бондаренко урамындагы мәктәптә чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен 240 урынга исәпләнгән интернат та булачак.
Белем бирү комплексында 103 сыйныф формалаштырылган, шуларның 52 — ике телле мәктәптә, 51 — өч телле мәктәптә. Моннан тыш, аның составына балалар бакчалары һәм 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәге керәчәк.
Казандагы мәгариф комплексы белән беррәттән, «Адымнар — Алабуга» күп телле мәгариф комплексы да балалар кабул итәчәк. 14 август көнне мәгариф хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсе шуның бинасында узган иде.
«Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплекслар челтәрен булдыруны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды оештыра. 2022 елга республикада барлыгы шундый 6 белем бирү комплексы эшләячәк. Аларның икесе — Казанда, берәр — Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз