news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч мәгариф өлкәсендә яңа һөнәрләр барлыкка килүе турында әйтте

Бүген IT-өлкә белгечләренең кискен җитмәве күренә, диде белгеч.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Тиздән Россия хезмәт базарында цифрлы методистлар, педагогик дизайнерлар һәм мәгариф инженерлары кебек белгечләр өчен вакансияләр барлыкка киләчәк.

«Мәгариф өлкәсен алсак, мәгълүматларга нигезләнгән мәгариф инженерлары, цифрлы методистлар, педагогик дизайн буенча белгечләр кирәк. Эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә күп кенә кызыклы һөнәрләр пәйда булачак», — дип сөйләде РИА Новости агентлыгына «20.35» илкүләм технологик инициатива университетының ректоры, генераль директоры Нина Яныкина.

Бүген IT-өлкә белгечләренең кискен җитмәве күренә, диде белгеч. Шул ук вакытта IT-өлкә, медицина һәм юриспруденция өлкәсендәге һөнәрләрне үзләштерүчеләр аз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100