Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы темасының юнәлешләре билгеле
Инша язуның төп вакыты 15 апрельдә, өстәмә көннәр 5 һәм 19 майда була.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020/21 уку елында 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең яңа расписаниесен һәм тема буенча юнәлешләрне раслады.
Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, йомгаклау иншасы урынына изложение сайлый ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
2020/21 уку елында йомгаклау иншасы өчен юнәлешләр:
- Онытырга хакыбыз юк (тарихи вакыйгалар, иҗтимагый күренешләр, сәнгать әсәрләре, хәтер).
- Мин һәм башкалар (кешеләр арасында кеше; низаг проблемасы, «үзең булып калу» дигәнне аңлау проблемасы).
- Узган белән киләчәк арасында: минем буын портреты (мәдәни сораулар, әдәби күнекмәләр, тормыш бәяләмәләре, гаилә һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтләр).
- Үзгәрешләр вакыты (кеше һәм кешелек дөньясы алдында торган үзгәрешләр, ачышлар, чакырулар).
- Үз-үзең белән сөйләшү (кешенең эчке дөньясы һәм аны өйрәнү ысуллары — кеше үз-үзенә бирә торган сораулар; эчке кичерешләр; вөҗдан темасы).
Эшне язуның төп вакыты — 15 апрельдә, өстәмә көннәр — 5 һәм 19 майда. Төп вакытта «незачет» алган яки аны җитди сәбәп аркасында яза алмый калган (сәбәп документ белән расланган булырга тиеш) чыгарылыш сыйныф укучылары иншаны өстәмә вакытта яза алачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз