Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Укытучылар өчен дистанцион белем бирү буенча ресурс эшли башлады
Биредә укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Учись дома онлайн» порталында бушлай онлайн-курс ачылды. Ул укытучыларга укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәчәк һәм белем бирү контентын ничек төзергә икәнен күрсәтәчәк.
Курсның инициаторы — Россия Мәгариф министрлыгы, ә оештыручы — «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлеге.
Укытучыларга ярдәм итү өчен курсларны Россия онлайн-мәгарифенең әйдәп баручы платформалары эшләде: Тоталь диктант, Грамота.ру, Яндекс.Учебник, Алгоритмика, Универсариум, uchi.ru, ismart, internetUrok, Skyeng, цифрлы инновацияләр фабрикасы һәм башкалар.
Сайттагы «банк»та педагоглар өчен файдалы бушлай онлайн-платформалар һәм курслар урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз