news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның элекке мәгариф министры Васил Гайфуллин БДИның тискәре якларын атады

Профессор, педагогика фәннәре докторы БДИ вакытында логик фикерләү төшеп кала дигән фикердә.

Татарстанның элекке мәгариф министры Васил Гайфуллин БДИның тискәре якларын атады
Рамил Гали

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Казан). Татарстанның элекке мәгариф министры, профессор, педагогика фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Васил Гайфуллин ТНВ телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында БДИның тискәре якларын атады.

«БДИны тапшыручы куелган сорауга җавап ятлый. Логик фикерләү мәсьәләсе бөтенләй төшеп кала. Сорауга җавапны уйлап әйтәме, уйламый әйтәме? Аның җавабы бары тик ятланган кагыйдәме? Бала укытучы белән эшләми бит, машинага җавап бирә. БДИ алучы машина укучының ятланган фикер әйткәнен белми», — диде профессор.

Профессор кайбер югары уку йортларында өстәмә имтиханнарның сакланып калуын уңай дип билгеләп үтте. «Музыка өлкәсендәге белгечлекне үзләштерергә теләүченең музыка уен коралында уйный белүен яисә җырлауга сәләтен тикшерәләр. Әмма бүген, мәсәлән, укучының физиканы яисә математиканы белүен тикшереп булмый», — диде әңгәмәдәш.

Васил Габдуллович шулай ук мәгариф системасының уңышлы эшчәнлеге шартларын атады.

«Мәгариф системасының уңышлы эшләве өчен матди-техник база, югары әзерлекле педагоглар, югары дәрәҗәле белем стандартлары һәм югары сыйфатлы дәреслекләр, алдынгы педагогик технологияләр һәм норматив финанслау кирәк. Финанслау калдык принцибы буенча эшләнә. Сугышка әзерләнүгә, авыл хуҗалыгын, авыр сәнәгатьне, мәдәниятне үстерүгә кирәкме? Кирәк. Ә менә калган финансны мәгарифкә җибәрәләр. Бу — калдык принцибы дип атала. Норматив финанслау безгә җитеп бетми», — дип аңлатты профессор.

  • Гайфуллин Васил Габдуллович 1937 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Мөслим районы Югары Табын авылында туган. 1961 елда «Физика һәм җитештерү нигезләре укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. 1980-1986 елларда КДПИның мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү факультеты деканы булып эшләгән. 1986 елдан КДПИның физика-математика факультеты деканы булган. 1974 елда «Физиканы проблемалы укытуның методик нигезләре» темасына кандидатлык, 1990 елда «Физика дәресендә укучыга һөнәри юнәлеш бирү» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган. 1990 елда Татарстанның мәгариф министры булып билгеләнә. Әлеге вазифаны 1997 елга кадәр үти. ТР мәгариф министры булып эшләгәндә, Татарстанда милли мәгарифне торгызуда зур хезмәт куя. 2012 елдан физика һәм информатика укытуның теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100