news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының вакытын күчерәчәкләр

Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдергәнчә, югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү августның икенче яртысына планлаштырылган.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе вакытына Бердәм дәүләт имтиханнарын күчерүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының вакытын күчерәчәкбез. Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарын ике-өч яки дүрт атнага соңрак тапшыруын күздә тотып, абитуриентларга мөмкинлек тудырачакбыз. Аннары, шул исәптән онлайн-технологияләр ярдәмендә дә, документлар кабул итүне оештырачакбыз», — диде Фальков «Россия-24» каналындагы «Диалог» программасында.

Ул искәртеп үткәнчә, югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү августның икенче яртысына планлаштырылган.

Рособрнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын 797 меңгә якын кеше тапшырырга ниятли, аларның 692 меңе — мәктәпне быел тәмамлаучылар.

Узган атнада мәгариф министры Сергей Кравцов, коронавирус инфекциясе таралу һәм мәктәп каникуллары озайтылуга бәйле рәвештә, Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарының вакыты 8 һәм 9 июньгә күчерелүе турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100