Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Онлайн-укыту өчен республиканың 190 мәктәбендә интернет тизлеген арттырачаклар
Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучыларын дистанцион укыту өчен сервислар исемлеген әзерләде.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы республика мәктәпләрендә укучыларны дистанцион укыту өчен интернет тизлеген арттырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Без республиканың 190 мәктәбендә интернет тизлеген арттырырга ниятлибез, анда хәзерге вакытта керү тизлеге онлайн-укуны уңайлы уздырырга мөмкинлек бирми», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Аерым алганда, 160 мәктәптә чыбыклы оптик тоташтыру оештырылачак, тагын 30 мәгариф учреждениесе чыбыксыз технология буенча тоташтырыла.
Моннан тыш, министрлык дистанцион рәвештә укырга мөмкин булган сервисларны киңәш итте.
«Без бүген булган кайбер сервисларны анализладык. Аларның көчле һәм йомшак якларын ачыкладык. Иң яхшы вариантлар исемлеген ТР Мәгариф министрлыгына җибәрдек. Алар арасында: Якласс, Moodle, Учи.ру, Школа 20.35, iSpring һәм башкалар бар», — дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучыларны һәм укучыларны дистанцион укытуга җаваплы карарга өндәгәнен хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, укытучы һәм укучы коммуникацияләре өчен техник мөмкинлекләрне тәэмин итү генә түгел, ә бу онлайн-дәресләрне яхшы эчтәлекле итү дә бик мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз