Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы башлана
Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырыла.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурс 10 зонада оештырылган, ул 10 февральдән 4 мартка кадәр узачак. Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.
Бәйге туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны арттыру максатында оештырыла. Зона этабында муниципаль этапта җиңүчеләр — туган тел һәм әдәбият укытучылары катнаша ала.
Катнашучылар өчен 2 конкурс сынавы каралган:
- туган (татар) теле яисә туган (татар) әдәбияты буенча дәрес;
- «Мастер-класс» (конкурсантның гамәли эшендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган һөнәри эшчәнлек ысулларын күрсәтүче чыгыш).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз